Иртәгә Флүс Латыйфи исемендәге иҗади бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамлана
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар 19 июньгә кадәр кабул ителә. Ул «Сәләт» клубы һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелган һәм ел саен Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Президент грантлары Фонды ярдәмендә үткәрелә торган ачык әдәби бәйге. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Иҗади эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
шигърият;
чәчмә әсәр;
балалар әдәбияты;
драматургия;
публицистика.
Һәр номинациядә катнашучыларны бәяләү өчен Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган комиссия формалаштырылачак. Конкурста катнашу өчен гаризалар берләшмәнең рәсми сайтында кабул ителә: http://www.selet.biz к/. Җиңүчеләр дипломнар һәм партнерлардан кызыксындыру бүләкләре алачак. Моннан тыш, иң яхшы иҗади эшләр авторлары ARTS BILER FORUM халыкара форумына (Алексеевск районы, Биләр авылы) чакырылачак.