Казан кооператив институты студентлары Мәгубә Сыртланова, Нәби Дәүли каберен чистарткан
Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина институт студентлары белән бергә Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова, фронтовик-язучы Нәби Дәүли, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасый (быел Миргазиз Укмасый тууына 140 ел) һәм телевидениядә озак еллар режиссер булып эшләгән Илүзә Апанаеваның каберләрен чистартты.
«Ел саен Казан кооператив институты студентлары белән бергә танылган шәхесләрнең каберләрен чистартабыз. Бу юлы институтның юрист белгечлегенә укучы студентлар, Чувашиянең Шыгырдан авылында туган Нияз Яфизов, Приморск краеннан Мөхәммәт Маджидов, Татарстанның Алексеевск районыннан Кирил Гусенков, Башкортстанда туып үскән Артем Хамадиев бик теләп чарада катнашты. Чарада Илүзә Апанаеваның бертуган сеңлесе Нурания Апанаева да булды», - диде Флюра Абдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Үзәк җитәкчесе шәхесләрнең тормышы һәм иҗатлары белән таныштыруы, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай каберенә дә тукталулары турында әйтте.