(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында «Чаян» журналы редакциясе «Чаянча чагу» дип исемләнгән юмористик хикәяләр конкурсы игълан итә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, шаян хикәяләрне 1 июльдән 2021 елның ахырына редакциягә җибәрергә кирәк. «Без, үз чиратыбызда, аларның иң шәпләрен сайлап алабыз, журналда бастырабыз һәм авторларны акчалата призлар белән бүләклибез», — ди оештыручылар. Җиңүчеләр өчен бүләкләр: беренче урын өчен — 15000 сум; икенче урын өчен — 10000 сум; өченче урын өчен — 5000 сум. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә уртача температура климат нормасыннан 9 һәм аннан да күбрәк градустан артып китә. Метеорологлар фаразларынча, төбәктә аномаль эссе һава торышы 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Читать дальше...
На 22 июня в Татарстане зарегистрировано 22 153 случая COVID-19.
Сегодня на базе автогородка городской школы№9 прошли соревнования среди воспитанников пришкольных лагерей.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимын кертү 30 июньгә кадәр планлаштырылмый. Татарстан Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында.шул хакта билгеле булды. «30 июньгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителми. Шундый ук һава торышы сакланса, гадәттән тыш хәл режимын кертәбез. 30 июнь көнне аны кертергә әзер булырга кирәк. Аномаль эссе һава торышы төрле тармакларга тискәре тәэсир итә. Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нацист концлагерьларының элеккеге тоткыны Софья Вельтман белән очрашты. Парламент башлыгы белән шәхси очрашу турында үтенеч белән Софья Борисовна гражданнарны кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән иде. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ветеран белән сөйләшү сугыш турындагы истәлекләрдән башлануы гаҗәп түгел, чөнки очрашу Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулган Хәтер һәм кайгы көнендә узды. «Сезнең... Читать дальше...
Штормовое предупреждение об опасном метеорологическом явлении на территории Республики Татарстан.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел максатчан юллама белән 150 абитуриент укырга керәчәген әйтте. «Бүгенге көндә Татарстанда дефицит булган фәннәрдән укытучылар хәзерләү өчен 617 студент аена 15 мең сум стипендия алып укый. Шуларның 237се ике һәм өч телле әзерлек ала. Киләчәктә күп телле мәктәпләрдә эшләр өчен быел без 150 абитуриентны махсус стипендия проекты нигезендә укырга кертәбез»... Читать дальше...
В этот раз ее организовали для жителей Вишневой Поляны.
Фильм «Вес, габариты и придорожные полосы-все под контролем»
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Дуслык Йорты карамагындагы яңартылган Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылышында катнашты. Тантанага Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты җитәкчелеге, мәдәният эшлеклеләре, шәһәр һәм өлкә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырылган. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте. Яңартылган музей проектын «Файда» татар мәдәни җәмгыятенең Ленинград өлкәсе татар мәдәнияте оешмасы рәисе... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Елена Симакова). Казанның Арча зиратында танылган хәрби табиб Исаак Тарнопольский каберлеге табылган, дип хәбәр ителә Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең «Ватан» берләшмәсе төбәк бүлеге рәсми сайтында. Бөек Ватан сугышы елларында Тарнопольский эвакуация госпитале җитәкчесе булып хезмәт иткән, фронтта яраланган кызыл армиячеләрнең гомерен саклап калганнар. «Без Казанда 1944 елда вафат булган 3646 нчы эвакуация госпитале начальнигы, хәрби табиб Исаак Яковлевич Тарнопольский күмелгәнен күптән белә идек. Читать дальше...
В день памяти и скорби, посвященный 80-летию начала Великой Отечественной войны, ветеран поделился своими воспоминаниями.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин югары уку йортларында бюджет урынына керүнең икенче дулкыны беткәнен әйтте. «Әгәр элек беренче этапта бюджет урыннарының 80 проценты тулып, 20 проценты икенче этапка калган булса, хәзер инде бюджет урыннарына кабул итү бер генә тапкыр булачак», — диде министр Хөкүмәт йортында узган брифингта. Ул бу яңалыкны абитуриентлар өчен уңайлы булачагын аңлатты. Быелдан булачак студентка ике мәртәбә кайгырырга кирәкмәячәк. Читать дальше...
Русиянең Кырымдагы хәрби күнегүләре, хакимиятнең халыкны анда күпләп ялга чакыруы, су кытлыгы Кырымның табигатенә, андагы асаба халыкның яшәешенә куркыныч тудыра ди белгечләр. Азатлык шушы вазгыять турында Кырымдагы Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров белән сөйләште.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Башкортстанда мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөрүгә чикләүләр үз көченә керде. Мәсәлән, музейларга, театрларга, кинотеатрларга, клубларга, массакүләм спорт чараларына керү бары тик прививка ясаткан, ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән белешмә күрсәткән яки вакцинация үткәрүгә каршы күрсәткечләр турында белешмәсе булган кешеләр өчен генә ачык. Кагыйдәләр 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен гамәлдә. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, республикада битлек режимын һәм... Читать дальше...
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Югары уку йортларының абитуриентлардан ковдика антитәнчекләр булу яки вакцинация узу турында документлар таләп итәргә хокукы юк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов хәбәр итте. «Татарстан югары уку йортларына укырга керүчеләргә ковидка антитәнчекләр булу яки вакцинация узу турында документлар күрсәтү таләп ителми. Документлар исемлегендә андый таләпләр юк», — диде спикер. Читать дальше...
В период с 9 июля 2020 года по 21 мая 2021 года менеджер одного из сетевых магазинов в Нурлате гр.К. 1984 года рождения похитила из кассы денежные средства в размере 150 000 рублей.
Алар математика, җәмгыять белеме, тарих фәне укытучылары булып әзерләнәчәк.
Ровно 80 лет назад летнее утро омрачила весть о начале Великой Отечественной. Более 16-ти тысяч жителей нашего района призвались на фронт и домой вернулось меньше половины из них.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер бала үлгән, икесе җәрәхәтләнгән. Бүген көндез Чаллы янындагы М7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча белешмә буенча, Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Авария вакытында җиңел автомобильдә өч бала була. Һәлакәттә 11 яшьлек бала шунда ук үлә. Тагын икесе – 14 һәм өч яшь ярымлык балалар төрле имгәнүләр алган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Читать дальше...
Узган ел уку йортында татарча укыту туктатылган иде.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 — 2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүленгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. «Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм укуның көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстанда 44 югары уку йорты һәм аларның филиаллары абитуриентлар кабул итәчәк», — диде республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. Читать дальше...
С 21 июня по 2 июля работники 73 ПСЧ совместно с пожарно-техническими комиссиями НГДУ (НН) начали проводить рейды.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.