Казанда халыкны "Чабата" биюенә өйрәттеләр
Казанда "Хәрәкәттә – бәрәкәт" проекты кысаларында "Чабата-баттл" тамашасы узды. Татарстан җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгъсүмҗанова белән фламенко биючесе Гөлсинә Галимуллина казаннарны һәм шәһәр кунакларын татар милли биюенең бер төре булган "Чабата" биюен биергә өйрәттеләр.