Татарстанда бавыр күчереп утырткан беренче хатын-кыз балага узган һәм сабыен тапкан
(Казан, 29 март, «Татар-информ») Донор бавырын күчереп утыртканнан йөккә узып бала тапкан 38 яшьлек хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Ул Татарстанның бер районыннан. Агентлыкка хастаханә матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 2019 елның декабрендә Республика клиник хастаханәсе трансплантологлары командасы хатын-кызга бавыр күчереп утырткан. Үз органы аутоиммун гепатиты аркасында таушалган булган. Мондый киң колачлы операциядән соң хатын-кызларга, донор органы организмнан аерыла башламасын өчен... Читать дальше...