Айрат Фәррахов: Бакчачылык ширкәтләре торак пункт чикләренә кертелергә мөмкин
(Казан, 29 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе турындагы законга яңа үзгәрешләр әзерләнгән. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сүзләренчә, закон проекты «ширкәтләр»не торак пунктлар категориясенә күчерергә мөмкинлек бирәчәк. «Законга яңа үзгәрешләр әзерләнде, алар турында фикер алышу узды. Татарстаннан тәкъдимнәр дә исәпкә алынды, якын арада РФ Дәүләт Думасында каралачак. Бу иң өстенлекле закон проектларының берсе, ул бу сессиядә каралачак. Алар (үзгәрешләр — „Т-и“ иск.) җир-мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салуга кагыла», — диде Айрат Фәррахов бүген туры эфир вакытында. Хөкүмәт әлеге критерийларны билгеләсә, закон проекты «ширкәтләр» категориясен «торак пунктларга» күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бакча йорты корылмаларына шәхси торак төзелеше объекты статусы бирелергә мөмкин. «Асылда, нигезсез баш тарту булмаганда, бакчачылык ширкәтләрен торак пунктлар чикләренә кертү мәсьәләсе хәл ителде», — диде Фәррахов.