Әлки укытучысы «Туган тел» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булган
(Әлки, 29 март, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Чуаш Борнае урта мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Яргунина «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы лауреаты булган. Мөгаллимнәр анда тел һәм әдәбият дәресләре үткәрү буенча мастер-класс күрсәткән, проект яклаган, шулай ук «Түгәрәк өстәл»дә катнашканнар Әлки укытучысы барлык бу сынауларны уңышлы узган. Район мәгариф идарәсе методисты Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, Любовь Яргунина зур тәҗрибәгә ия, тирән белемле педагог... Читать дальше...