Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Ел ахырына кадәр ковидны җиңеп булмаячак
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзергә коронавирус белән авыручылар саны глобаль кимү күзәтелмәвен, ә Европада чир йоктыручыларның артуын теркәгән. «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген саклау өлкәсендәге халыкара дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәлнең „тәмамлануы“ турындагы карар вазгыятькә бәйле. Кызганычка, саннарны күрәбез, шуңа хәзер ниндидер фаразлар ясарга кирәкми», — диде РИА Новости агентлыгына Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович. Читать дальше...