Чирмешән районының сигез авыл җирлегендә үзсалым тулысынча җыелган
(Чирмешән, 20 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлегендә бүгенге көнгә 621 мең сумнан күбрәк үзсалым җыелган, бу тиешленең 34 проценты. Авыл җирлегендә 5139 кеше яши, шуларның 1490сы ташламаларга ия, ягъни үзсалым түләүдән азат ителгән. «Җирлектә үзсалым түләргә тиешле 3649 кеше, алар барысы да моңа кушылса, барлыгы 1 миллион 824 мең 500 сум акча тупланырга тиеш. Тик кайберәүләр акча бирергә ашыкмый, димәк быел да планлаштырган барлык эшләрне башкарып бетереп булмас», — ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. 2020 елда үзсалым акчалары, бу вакытка, 23 процент җыелган иде. Былтыр шул акчаларга Чирмешәннең 2нче мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгы төзекләндерелде, Чирмешәндәге христиан зиратының коймасы һәм капкасы яңартылды, мөселман зиратының коймалары буялды, капка өчен материал сатып алынды һәм хуҗалык кирәк-яракларын саклау өчен вагон куелды, балалар сәнгать мәктәбе каршында һәм үзәктә тротуарлар тәртипкә китерелде, Титов чишмәсе дә ремонтланды һәм буялды. Быел халык акчасына район үзәгендәге берәр мәктәп янындагы спорт мәйданчыгын ремонтларга, Казанка авылындагы зиратның коймасын тотарга, тирә-юнен төзекләндеререгә ниятлиләр. Тиешле акча тупланса, район үзәгендәге күлгә фонтан урнаштыру да планга кертелгән. Район буенча үзсалымның 71 проценты җыелган. Сигез авыл җирлегендә (Кармыш, Яңа Кади, Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш, Ульяновка, Туймәт, Лашман, Ивашкино) салым тулысынча (100 процент) җыеп тапшырылган. Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә тиешленең 91 проценты тупланган. Бары ике авыл җирлегенең (Иске Котыш — 65, Чирмешән 34 процент) генә күрсәткече районның уртача күрсәткеченнән нык түбән.