Татарстанда узган тәүлектә тагын 48 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 48 яңа очрагы теркәлгән, алдагы көндә дә шул кадәр үк булган. Алар барысы да коронавирус йоктырган кешеләр белән аралашкан. «24 кеше хастаханәдә, 24 кеше өйдә дәвалана», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Ковид белән авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 19 кеше чир йоктырган. Чаллыда 13 очрак ачыкланган. Бер көндә коронавирус йоктыручылар 13 муниципаль берәмлектә теркәлгән. Пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус йоктыруның 18 975 очрагы расланган. Татарстанда 15 769 кеше (узган тәүлектә — 57) коронавирустан терелгән. Төбәктә коронавирустан барлыгы 111 869 кеше (кичә -1709 кеше) вакцина ясаткан. Татарстанда яшәүче 69 422 кеше вакцинаның икенче компонентын алган. Covid-19 коронавирусыннан прививка ясату өчен Россия дүләт хезмәтләре бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Шулай ук 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга була.