Бөтендөнья татар конгрессы Нәҗибә Ихсанова вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле , кайгы уртаклаша. «Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә . Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрәсиме, иртәгә, 15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.