Тольятти татарлары «Язлар моңы» фестиваленә әзерләнә
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә «Язлар моңы» дип аталган ачык шәһәр фестивале була. Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләрен үз эченә ала. Фестиваль Тольяттиның Автозавод районында урнашкан «Автоград» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 13:00 башлана.