Самара өлкәсенең Гали авылында «Халкым минем» муниципальара иҗади фестивале була
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 3 апрельдә Самараның Гали авылы мәдәният йортында Самара губерниясенең 170 еллыгына һәм кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына 60 ел тулуга багышланган «Халкым минем-2021» татар муниципальара иҗади фестивале узачак.
Фестиваль 2021-2025 елларга Самара өлкәсе муниципаль районының «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» максатчан программасын үтәү кысаларында уздырыла. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Халкым минем» муниципальара иҗат фестивале татар милли иҗатын үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Ул традицион татар милли мәдәниятен һәм заманча иҗатын балаларны һәм үсмерләрне сәнгатькә җәлеп итү юлы белән популярлаштыру; өлкән буын кешеләренең социаль һәм иҗтимагый активлыгын озайту, психологик тотрыклылыкны саклап калу максатыннан уздырыла.
Фестивальдә үзешчән коллектив, ансамбль, солист, хореография коллективы катнаша ала.