Төрек фәнни журналында Гыйльман Кәрими һәм аның васыятьнамәсе турында мәкалә басылды
(Истанбул, 30 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядәге Памуккалә университеты гуманитар фәннәр институтының фәнни журналында чыккан мәкаләдә татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәриминең ятим балалар йорты тотканлыгы фәнни яңалык булып хәбәр ителә. Бу турыда мәкалә авторы Җиһан Чакмак сөйләде. «Татар җәдитчесе Гыйльман Кәрими һәм аның васыятьнамәсе» дип аталган мәкаләне Маниса шәһәрендәге Җәлал Баяр исемендәге университет галиме, филология фәннәре кандидаты Җиһан Чакмак язган. «Мирас исемлегендә ятимханә турында сүз ителмәсә дә... Читать дальше...