(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия (Көньяк Корея, Пхенчхан) чемпионы Алинә Заһитова Новогорскида җыелма команданың күнегүләр җыенында күнекмәләр ничек узачагы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын мөмкин кадәр киметү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк. «Без тиешле дистанция саклыйбыз, битлек, перчатка киябез. Ябык бинада, ягъни чишенү бүлмәсендә кием алыштырмыйбыз. Барыбыз бергә җыелмыйбыз, киемне үзебезнең номерларда гына алыштырабыз. Читать дальше...