Татарстан фермеры: Минем уңышның сәбәбе — эшемнең хәләл булуында
(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit 2021 форумында «Рамай» фермер хуҗалыгы, «Кәүсәр» кооперативы җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов үзенең уңышының сәбәбен эшенең хәләл булуында икәнен әйтте. «Хәләл индустриядә эшләүчеләр — альтруистлар, акча өчен түгел, идея өчен эшлиләр. Хәләл ул — кошны дөрес чалу гына түгел, тормыш фәлсәфәсе. Кошны дөрес асрау гына түгел, эшчеләргә, тәэмин итүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү, шушы тулы чисталык, кагыйдәләр үтәлсә генә, юл ачыла», — диде Фәрит Хәйретдинов. Читать дальше...