Уфаны ретро-трамвайлар бизәячәк
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 28 июльдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның «Уралтрансмаш» җәмгыяте генеральный директоры Дмитрий Семирозов белән үткәрелгән эшлекле киңәшмәсендә Уфа өчен тарихи трамвайлар сатып алу шартлары каралды. Андрей Назаров сүзләренчә, «Уралтрансмаш» продукциясе белән Башкортстан делегациясе Екатеринбург шәһәрендә «Иннопром» сәнәгать күргәзмәсе эше барышында танышкан. Күргәзмә экспозицияләрендә ретро-трамвай да бар иде. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә. Читать дальше...