Уфаны ретро-трамвайлар бизәячәк
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 28 июльдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның «Уралтрансмаш» җәмгыяте генеральный директоры Дмитрий Семирозов белән үткәрелгән эшлекле киңәшмәсендә Уфа өчен тарихи трамвайлар сатып алу шартлары каралды. Андрей Назаров сүзләренчә, «Уралтрансмаш» продукциясе белән Башкортстан делегациясе Екатеринбург шәһәрендә «Иннопром» сәнәгать күргәзмәсе эше барышында танышкан. Күргәзмә экспозицияләрендә ретро-трамвай да бар иде. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә. «Әлеге продукциягә Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында ихтыяҗ булачак. Ретро-трамвайлар башкалабызны бизәячәк һәм туризмны үстерү өчен җәлеп итү нокталары булачак», — диде республика Премьер-министры. Мондый трамвайларны шәһәрнең көньяк өлешендә, тарихи объектлар яныннан узучы маршрутларда кую планлаштырыла. Трамвайлар республикага 2023 елда кайтырга тиеш.