Алабугада «BASHNYA» IV Халыкара яшь рәссамнар иҗат лабораториясе була
(Алабуга, 29 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 1-10 августта Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге «Туган йорт җылысы» темасына яшь рәссамнарның «BASHNYA» IV Халыкара иҗат лабораториясен үткәрәчәк.
Лабораториядә студентлар, аспирантлар, чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыр дип көтелә. 15 яшь рәссам рәсемнәр иҗат итәчәк, кайнар эмаль һәм конгрев техникасы буенча мастер-классларда катнашачак, коллектив арт-объект булдырачак, Алабуга һәм Татарстан башкаласы музейларында булачак.
Катнашучылар эшләреннән торган күргәзмә — лабораториянең нәтиҗәсе булачак.
Ачылу тантанасы хәзерге заман этносәнгате музеенда 9 августка планлаштырылган.