Татарстанда «УАЗ» юл кырыена төшеп киткән, бер кеше үлгән, икесе җәрәхәтләнгән
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке бишенчеләрдә республиканың Азнакай районы Победа бистәсендә юл һәлакәте булган.
«УАЗ» фургоны юлдан кюветка төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Авария сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.
«Машинада өч ир-ат булган. Аларның берсе шунда ук үлгән. Башы яраланган тагын бер зыян күрүчене табиблар хастаханәгә алып киткән. Җиңелчә тән җәрәхәтләре алган өченче ир-ат медицина учреждениесенә барудан баш тарткан», — дип белдерде авариянең шаһитлары.