Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 02.04.2021

Равил хәзрәт Гайнетдин Рамазан аенда мәчетләр ачык булачагына өметен белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 12 апрельдә кояш бату белән мөселманнар өчен изге ай — Рамазан ае башлана. Тәравих намазлары уку өчен Мәскәүнең Җәмигъ мәчете һәм Россия башкаласындагы, бөтен илдәге мәчетләр ачык булачак, әмма социаль дистанция саклап, санитар иминлек таләпләре үтәлергә тиеш, дип хәбәр итә РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. РФ Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин белдергәнчә, коронавирус пандемиясе чорында мәчетләргә күпме кеше җыелу мөмкинлеге турындагы карар һәр... Читать дальше...

Казан инновация университеты Роберт Миңнуллинның яңа китабын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Шагыйрь Роберт Миңнуллинның «Газиз замандашларыма-инстадашларыма...» дип аталган яңа китабы чыкты. Ул Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының «Познание» нәшриятында дөнья күрде. Роберт Миңнуллин (1948-2020) исән чакта Инстаграмда көн саен диярлек шигырьләрен куя иде. Аның һәр иртәсе «Газиз замандашлар, инстадашларым!» дигән мөрәҗәгатьтән башлана иде. Җыентык ике циклдан тора. Беренчесенә 2017-2019 елларда язылган шигырьләр кергән. Икенчесендә шагыйрь гомеренең соңгы елларында ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Туган телне белмәгән татарлар да барыбер үзебезнекеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татар телен белмәгән, өйрәнергә мөмкинлеге булмаган кешеләр бар. Ләкин үзләрен татар дип саный икән, читкә этәрергә ярамый, аларны үзебезнекеләр, татар халкы вәкилләре дип санарга тиешбез», — дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында . Президент әйтүенчә, милләттәшләргә туган тел һәм дин аркылы татарлыгын таныту юлларын табарга кирәк. «Татарстанда туган телнең... Читать дальше...



Синоптиклар Татарстанда быел апрель ае нормадан җылырак булачак дип фаразлары

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россиянең Гидрометеорология үзәге белгечләре һәр елдагыча язгы-җәйге айларга, вегетация чорына һава торышын һәм явым-төшемнәрне фаразлады. Мондый мәгълүмат авыл хуҗалыгы тармагы, коммуналь һәм башка хезмәтләр эшендә дә кирәк. Күпьеллык күзәтүләргә нигезләнеп, апрель аенда Татарстан территориясендә һава торышы нормадан югарырак, ягъни җылырак булыр дип фаразлана. Гадәттә, апрельдә уртача температура якынча +4,4 градус тәшкил итә. Быел бу айда яуган яңгырлар нормага... Читать дальше...

Академик Ренат Акчурин Россиянең «Ватан алдында казанышлар өчен» орденына лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин академик, табиб Ренат Акчуринны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә ордены белән бүләкләде. Ул дәүләт бүләгенә «сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» ия булды. 2 апрельдә Ренат Акчурин юбилеен билгеләп үтә. Россия Фәннәр академиясе һәм Россия медицина фәннәре академиясе академигы, профессор, танылган кардиохирургка 75 яшь тулды. 2011 елдан алып Ренат Акчурин Татарстанның тулы... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов династияләр турында: Без барыбыз да әтигә ияреп йөреп үскән кешеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уңаеннан оештырылган күргәзмәгә уңай бәя бирде. Анда гаиләләре белән катнашучыларны да күреп: «Без барыбыз да әтиләргә ияреп йөреп үскән кешеләр», — диде ул. «Күргәзмәне карап чыктык, эшмәкәрләр белән аралаштык. Гаилә белән килүчеләр бар, кемдер кечкенә малайларын алып килгән, шулай өйрәнәсең инде, без дә әтиләргә ияреп йөреп үскән кешеләр. Ә кыз бала әнисенә иярә. Читать дальше...

Президент Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына бүгеннән әзерләнергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә бүгеннән әзерләнергә өндәде. «2022 ел — тарихи ел, 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Болгар җирендә рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Әзерләнергә кирәк, көне җиткәч түгел, бүгеннән үк. Татарлар, мөселманнар яшәгән җирлекләрдә бу эшне алып барырга тиешбез. Без бу тарихи вакыйганы Болгарда матур итеп үткәрербез дип ышанам», — диде... Читать дальше...

Илсөя Бәдретдинова Башкортстандагы язгы концерты кичектерелүе турында хәбәр итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанда апрельдә узарга тиешле концертлары кичектерелүе турында хәбәр итте. «Мин килергә әзер. Сез билетлар сатып алгансыз! Электр уты да бар! Вазгыять үзгәрде», — дип язган ул Инстаграмдагы битендә. Җырчы тамашачылар алдында гафу үтенгән һәм көзен концертлар булачагына ышануын язган. «Концертларны көзгә күчереп карыйбыз, Башкортстанга кертерләрме яки юкмы — билгесез», — дип язган артист. Җырчы шулай ук Татарстан... Читать дальше...



Татарстанда ковидның катлаулы формасы белән ешрак авырый башлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Соңгы айда Татарстанда коронавирус белән авыруның катлаулы очраклары арткан. «Февральдә мондый очраклар 3,4 процент иде, мартта — 4,8 процент», — дип хәбәр итте РФ Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Шулай ук Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар саны кимүе күзәтелә, алар арасында яңа очраклар саны 18 процентка кимегән. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлаудан зыян күргән кешеләргә финанс ярдәме күрсәтергә боерды. «Татарстан Президенты кушуы буенча Яшел Үзәндәге фаҗигадан зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтү өчен документлар әзерләнә», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Һәлак булган хатын-кызның гаиләсенә 1 миллион сум күләмендә пособие түләнәчәк, ә милкен югалтучыларга бер кешегә 100 мең сум исәбеннән түләнәчәк, диде ул. Читать дальше...

Руслан Харитонов вакытлыча Чаллы тикшерү бүлеген җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 2 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Руслан Харитонов билгеләнде. Ул моңа кадәр бүлек җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган. Руслан Харитонов автошәһәргә узган елда тикшерү комитетының элеккеге җитәкчесе Илдар Нурмөхәммәтов чакыруы буенча күчте. Элегрәк ул Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсендә тикшерүче-криминалист булып эшләгән. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә тагын 37 кеше яңа коронавирус йоктырган. «Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 37 яңа очрагы теркәлгән. шулай итеп, Татарстанда барлыгы 19 493 очрак расланган», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка каршы 7,8 мең тест үткәргән... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» җитәкчесенең күргәзмәсен югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» берләшмәсе җитәкчесе Энҗе Садыйкованың «Корстон» комплексы фойесындагы татар открыткалары күргәзмәсен карап, югары бәя бирде. «Президентка үзебездә булган соңгы вакыйгаларны сөйләдек. „Ак барс“ хоккей клубы белән чыккан татар телендәге открыткаларны да күрсәттем. Президентка үзенең шәхси аккаунтында безнең „Хатлар йорты“ проектын күрсәтеп хуплавы өчен рәхмәт әйттем. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты. «Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел», — диде ул. Президент системалы эш булмаса, бүген үзеңне саклап калу авыр булуын әйтте. «Без сан ягыннан икенче халык, бөтен көчне куярга тиешбез. Бүген беркемгә үзен татар дип әйтергә оят түгел. Кая карасаң да безнең татар шәхесләре бар», — дип белдерде. «Сезне татар халкына үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Читать дальше...

Тверь өлкәсе Милли-мәдәни автономиясенең элекке җитәкчесе Реваз Ернеев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясен 2012 — 2020 елларда җитәкләгән, Тверь өлкәсе Диния нәзарәте советы әгъзасы Реваз Ернеев кичә 68 яшендә вафат булган. «Реваз әфәнде иманлы, акыллы, ягымлы, хезмәт сөючән кеше иде. Ул кичә кич вафат булган. Хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы илтергә өлгермичә калган. Аңа бер ай элек инфаркт булган иде. Йөрәге сәламәтләнеп җитә алмагандыр», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тверь өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов. Читать дальше...

Россия почтасы Татарстанда үзенчәлекле татар открыткаларын сатуга чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы почта элемтәсе бүлекләре «Хатлар языгыз» акциясендә катнашу өчен татар телендә үзенчәлекле открыткалар сатуга чыгарды. Бу хакта «Россия почтасы» Татарстан бүлекчәсе директоры Регина Кузнецова үзенең «Инстаграм» сәхифәсендә сөйләде. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар языгыз» татар телендә открыткалар җибәрү акциясен хуплады. Акция татар халкын хатлар ярдәмендә берләштерү максатыннан үткәрелә. Читать дальше...

Мордовиянең татар эшмәкәре: Халык санын алуда тырышып катнашырбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мордовиянең «Эко Хәләл» Сәүдә йорты директоры Талип Әбубәкеров халык санын алуга әзерлекләрен әйтте. «Халык санын алуда без тырышып, татар санын исәпләүдә катнашырбыз. „Татарлар. гамәл“ стратегиясен бердәм булып гамәлгә ашырабыз», — диде Бөтенроссия татар авыллары җыенының пленар утырышында.  Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ул Мордовиядә эре эшмәкәрләр арасында татарлар күп булуын әйтте. Анда 2017 елда татар эшмәкәрләре клубы эше башлап җибәрелгән. Читать дальше...

Рөстәм Мөхәммәтшин Татарстан Гарантия фондына җитәкче итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов коллективка Гарантия фондының яңа җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтшинны тәкъдим итте. Министр Мөхәммәтшинның югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм аңа уңышлар теләде. «Фондның яңа җитәкчесе алдына куелган төп бурыч үзгәрешсез кала — бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының һәм кредит белән банк гарантиясе килешүләренә нигезләнгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау инфраструктурасын барлыкка китерүче... Читать дальше...

Роспотребнадзор Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеген бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек режимын һәм чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сөйләргә иртәрәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренчә,  әгәр Европадагы кебек авыручылар артуын теләмибез икән, бездә битлекне салу һәм башка чикләүләрне йомшарту турында сөйләргә иртәрәк. Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

Сразу прыгнула голой в кровать: Волочкова уединилась с тайным спутником на Мальдивах





Персональные новости
Валерий Газзаев

Тренер Газзаев: ЦСКА вполне по силам обыграть "Зенит" в Санкт-Петербурге





Гамалея үзәге коронавирус мутациясе вакытында вакцинаны яңарту технологиясен эшләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Гамалея үзәге коронавирус мутациясе вакытында вакцинаны  ике көн дәвамында яңарту технологиясен эшләгән. Фәнни оешма директоры – Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург РИА Новости агентлыгына сөйләгәнчә, ул аденовирус векторлар нигезендәге шул ук технология, анда беренчел структура буенча үзгәртелгән аксым спайкы эзлеклелеге тәүлек дәвамында яңа эзлеклелек булып синтезлаша, һәм киләсе тәүлектә ул кулланылган векторга куела. Гинцбург ачыклаганча, бу технологиядән тыш... Читать дальше...

«Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» журналы галим Әхмәт Тимер эшчәнлеген яктырткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте» төрек журналының «Идел-Урал зыялылары» сәхифәсендә татар филологы, тәрҗемәче Роза Корбанның тюрколог, профессор милләттәшебез Әхмәт Тимер турында язган мәкаләсе чыккан. «Мәкаләдә галимнең 250дән артык фәнни хезмәте барлыгы әйтелә. Әхмәт Тимер — Төркиядә монгол теле буенча гыйльми эшчәнлекне башлап җибәрүче галим, Төрки мәдәниятләрне өйрәнү институтын коручы һәм аның ундүрт ел җитәкчесе булган татар егете», ... Читать дальше...

Татарстанда яңгыр һәм 12 градуска кадәр җылы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырына кадәр болытлы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Шимбә, 3 апрельдә республика циклонның җылы секторында булачак. Төбәктә аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, ә көндез көнбатыштан килгән атмосфера фронты якынаю белән бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы -3…+3 градус, көндез — +4…+9, көнчыгышта 12 градуска кадәр җылы көтелә. Читать дальше...

Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан чаралар циклы дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 1-2 апрель көннәрендә Татар Китабы йортында  Халыкара балалар китабы көне уңаеннан  чаралар циклы үткәрелә. Халыкара балалар китабы көне Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә — 2 апрель көнне билгеләнә. 1967 елдан бирле Балалар китабы буенча халыкара оешмасы тарафыннан уздырылып килә. Шул уңайдан Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) берничә аерым чарадан торган цикл тәкъдим итә. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Читать дальше...

Балаларны яңа кагыйдәләр буенча беренче сыйныфка кабул итү башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Быел Татарстанда парталар артына 54 528 беренче сыйныф укучысы утырачак, шуларның 19 386сы — Казанда, дип фаразлана. (Чагыштыру өчен: 2020 елда беренче сыйныфка 54 467 бала килгән, шуларның 18 951ы — Казанда), дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Бу елның кабул итү кампаниясендә иң мөһим яңалык гаризаларны кабул итү башлану һәм тәмамлану датасына кагыла. Әгәр элек уку йортлары документларны 1 февральдән кабул итә башласа... Читать дальше...

Бүген IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Казанда 31 март — 2 апрель көннәрендә үткәрелә. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды, чит илләрдән кунаклар килде. Делегатлар дискуссион мәйданчыклар утырышларында чыгыш ясадылар, Тукай муниципаль районы авылларына сәфәр кылдылар һәм башка чараларда катнаштылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Бүген... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В 3-м туре командного чемпионата России в Сочи команда из Санкт-Петербурга победила «Темус Тим» из Москвы, счёт – 4:2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свентек стала первой полуфиналисткой турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Изменение климата обойдется человечеству в 35 трлн долларов в год





Путин в России и мире
Москва

Путин и Рахмон обсудили борьбу с терроризмом и ситуацию с мигрантами


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Валерий Гергиев

Собянин поздравил народного артиста России Валерия Гергиева с днём рождения



Москва

Андрей Воробьев поделился планами дальнейшего благоустройства Дмитрова

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net