Тышкы эшләр министрлыгы Рейхстагка беренче флагны элгән Булатов хакында хәбәр итте
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия Тышкы эшләр министрлыгының инстаграмдагы сәхифәсендә 1945 елның 30 апрелендә Рейхстагны штурмлый башлау һәм бина фасадына беренче Кызыл байракны урнаштыручы 150 нче укчылар дивизиясенең 674 нче укчылар полкының сугышчылары Рәхимҗан Кошкарбаев һәм Григорий Булатов турында пост чыкты. «Рейхстаг баскычларыннан күтәрелгән беренче сугышчылар арасында 20 яшьлек лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев һәм 19 яшьлек кызылармияче Григорий Булатов була. Алар үзләре белән кулдан ясалган флаг ... Читать дальше...