Казанда Сабантуйга бүләкләр җыйдылар
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казанда Сабантуйга бүләкләр җыйдылар.
Бүләкләр арасында микродулкынлы мич, велосипед, үтүкләр, чәйнекләр, китаплар, сувенирлар җыелмасы, сый-нигъмәтләр һ.б. бар иде.
Акцияне Казан мэриясе, шәһәр кунакханәләре һәм рестораннары, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм башкалар хуплады. Матур традициягә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Ул соңгы модель өч iPhone бүләк итте. Барлык җыелган бүләкләр, Сабантуй батырларына тапшыру өчен, Вахитов районы хакимияте вәкилләренә тапшырылачак.
Сабан туена бүләкне җигелгән атларда Казан Кремленнән Кремлевская һәм Бауман урамнарында җыйдылар. Шулай ук М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамында «Туган авылым» милли комплексыннан Петербургская урамында, Иске Татар бистәсеннән Каюм Насыйри урамында җыйдылар.
Җигелгән атларга утырган бүләк җыючылар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда очрашты. Анда театральләштерелгән тамаша һәм республиканың фольклор коллективлары чыгышлары башланып китте.