Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә 111 ел була
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә 111 ел булды.Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары сайты хәбәр итә. Җәмигъ мәчете 1909—1920 елларда архитектор Н.В.Васильев проекты буенча инженер С. С. Кричинский һәм архитектор А. И. фон Гоген катнашлыгында төзелә. Коръән сурәләрен төшерүдә төрки телләр белгече А.Н.Самойлович катнаша. Мәчетнең ике манарасы һәм гөмбәзле гыйбадәт кылу заллары бар. Мөчетне салганда Сәмәрканд һәм Каир архитектура мәктәбе үрнәкләре алына. Манара азан әйтү өчен кулланылмый. Беренче кат ирләр, икенче кат хатын-кызлар өчен. Төп гөмбәз — 39 метр, манараларның биеклеге — 48әр метр. Мәчетнең үзенчәлеге төньяк модернның ислам архитектурасы белән стилистик уңышлы берләшүендә, диелә хәбәрдә.