Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2021

«Әй шәкертләр, ваемсыз булмагыз!» - «Безнең мирас»

0

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», «Безнең мирас» , Раиф Мәрданов). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре борынгы кулъязма истәлекләрне туплау максатындагы археографик экспедицияләрне ел саен дәвам итеп киләләр. Кызыклы һәм фәнни яктан әһәмиятле табышлар, әлбәттә, очрап тора. Китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «2221 т» шифры белән саклана торган кулъязма җыентыктагы бер язмага тукталыйк. Монда кулъязмага тулырак тасвир бирәбез. Башындагы һәм ахырындагы битләре төшкән, гомуми күләме 58 кәгазьдән торган җыентык 1655-1671 нче елларда Голландиядә эшләнгән кәгазьгә язылган. Димәк, андагы текстлар ХVII гасырның соңгы чирегендә теркәлгән. Кулъязма җыентык китапханәгә 2016 елгы археографик экспедиция вакытында Арча районының Югары Пошалым авылында яшәүче Нургали Зариповтан алынган. *** Бу җыентыкның 14 нче кәгазендә шәкертләр өчен язылган үгет-нәсыйхәт шактый кызыклы. Ул мәгариф һәм динебез тарихы өчен әһәмиятле. Әлеге текст хәзерге татар әдәби теленә күчермәдә тәкъдим ителә. «Аллаһ газиз гомерләрегезне озын кылсын! Әй шәкертләр! Тыңлаучылар булыгыз! Ваемсыз булмагыз, Үкенүче булырсыз! Үтәлергә тиешле унике нәрсәне остаз каршында җиренә җиткерегез: Беренче — остазның күз алдында булыгыз. Икенче — һәрвакыт хезмәттә булыгыз. Өченче — остаздан рөхсәтсез эш кылмагыз. Дүртенче — остаз алдында ятмагыз, әдәпсез утыру белән утырмагыз. Бишенче — остаз нәрсә боерса да, ишеткән вакытта, «ишеттем һәм буйсындым», дип кабул итегез. Алтынчы — остаз урынына утырмагыз. Җиденче — остазны олылагыз, алдында каты аваз белән сүз сөйләмәгез һәм артыгызны борып утырмагыз. Сигезенче — остазны гайбәт кылмагыз. Тугызынчы — рөхсәтсез һич җиргә бармагыз. Унынчы — остаз алдында көлешү кебек, бер-бере белән төртешү кебек, сугышу кебек, орышу кебек әдәпсез эшләрне кылмагыз. Унберенче — остаздан даими куркуда булу. Уникенче — сабыр булу. Һәркем бу унике нәрсәне үтәсә, Аллаһы Тәгалә ул кешене ярлыкар, иншәАллаһ. Һәм ул кеше белән файда табар. Һәркемгә бу эшләрдән башка насыйп итсә, дөнья-ахирәттә файдасыннан мәхрүм булыр. Гыйлемлек — Кыямәт көн дәгъвачы булыр. Янә моннан бүтән теләкләр һәм әдәпләр дә күп. Монда беразын бәян итәбез. Әдәп белән теләгәнгә ирешү ансат, дип, җиңелгә санамагыз. Барлык эшләр башы — әдәп. Рәсүлуллаһ хәдисе дәлил, пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте: «Әдәп — агач, гыйлем — аның әҗеренең җимеше». Ул әдәпләрнең кайберсе болар: Җәмәгатьнең арасында карендәш-ыру булып торыгыз, олыгызга хезмәт кылып, кечегезгә шәфкать кылып торыгыз! Тәмле телле булыгыз, ачык йөзле булыгыз, телегезне яман-ялганнан тыегыз! Зинһар, бозык сүзләрне гадәт итмәгез. Һәртөрле гадәт булса, аны ташлау мөмкин түгел, галимнәр әйтмешли, «чир китәр, гадәт калыр». Янә мәктәптән аяк атлап тышка чыксагыз, һәркем очраса — көр тавыш белән сәлам бирегез. Әгәр күрешердәй адәм булса, күрешегез. Кеше өенә барсагыз, рөхсәтсез эчкә кермәгез. Әгәр рөхсәт белән керсәгез, хуҗасы ишарә итмәсә, түргә чыгып утырмагыз. Һәм янә күзегезне өй эченә текәп утырмагыз. Ризык ашагач, дога белән китегез. Янә мәгълүм булсын, җәмәгатькә бару — фарыз гамәл. Аны ташламагыз, хайван кебек булып йөрмәгез. Аллаһы Тәгалә хакына, сәбәпсез, догадан алда мәчеттән чыкмагыз. Мәчеттә сафны төзек итеп утырыгыз, чыкканда акрынлык белән чыгыгыз. Артыгызны михрабка борып чыкмагыз. Баскычтан менгәндә һәм төшкәндә шакшак итеп йөрмәгез. Һәм мәчеттә, һәм кеше өендә, кеше өеннән чыкканда йөгерешеп китмәгез, артыгыздан көлеп калмасыннар. Янә үз арагызда төнлә-көндез җыр һәм такмак белән гомер кичермәгез. Һәркем шәкерт булып, Аллаһтан хаҗәт өмет итмәсә, остаздан ризалык өмет итмәсә, бу сүзләр белән вәгазьләнсен. Кабул итеп, мондагы сүзләрне әйтсә, башкаларга да Аллаһның рәхмәте ирешер. Хөрмәтле пәйгамбәрләргә (г.с.) сәламнәр булсын».   *** ХVII гасырга караган бу текстта остаз һәм шәкерт арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук шәкертләр өчен махсус әдәп кагыйдәләре шактый тулы тасвирланган. Алар ХVII гасыр кулъязмасында теркәлгән булса да, электән күчерелеп килеп, башлангычы, әлбәттә, әүвәлге гасырларга тоташкан. Шәкертләргә әдәп кагыйдәләре турындагы үгет-нәсыйхәт төрле авторларның китапларында да язылган. Шундыйлардан мәшһүр татар галиме Ризаэддин Фәхреддиннең «Шәкертлек адабе» дигән махсус китабы ХХ гасыр башында күп тапкыр басылган. Ул китапта ХVII гасыр кулъязмасына охшаш урыннар бар. Мәсәлән, «Шәкерт улган кемсә остазының гайбәтене сөйләмәз, зарурәт улмаганда алдыннан йөремәз, урынына утырмаз, изененнән башка хозурында сөйләшмәз, ачуыннан куркыр, гөнаһ улмаган эшләрдә кушканыны йиренә китерер, мөмкин улган сурәттә остазының хезмәтене итәр». Моңа охшаш әдәп кагыйдәләре шул ук авторның «Нәсыйхәт» исемле күпсанлы китапчыкларында да очрый.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал об итогах чемпионата «Абилимпикс»


Спорт в России и мире
Москва

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Организм был не в состоянии: Потапова прокомментировала поражение на «Ролан Гаррос»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

1 июня снежного барса можно было увидеть на ВДНХ





Путин в России и мире
Москва

Песков: Москва и Пекин намерены продолжать диалог по поставкам газа


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Прямое авиасообщение открыли между Ульяновском и Минском




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский признал, что у солдат ВСУ едет крыша, и попросил "психиатрического подкрепления"


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

ЧЭРЗ запланировал оздоровительную кампанию для сотрудников и их детей



Москва

"Святой Ленин" спасает мир и возглавляет "восстание ИИ машин... хороших по существу". 8 серия, СЕРЬЁЗНЫЕ НОВОСТИ.

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net