Түбән Камада автомобиль белән бәрелешкән мотоциклчыны хастаханәгә озатканнар
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Түбән Камада кичке сәгать бишләр тирәсендә Химиклар проспектында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр иттеләр. Renault хуҗасы юлда борылган вакытта мотоциклга юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Аннары мотоцикл борылырга баскан башка Kia автомобиленә бәрелгән. Һәлакәттә кулы, аягы һәм биле җәрәхәтләнгән мотоциклчыны җирле хастаханәгә илтәләр. Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлда мөмкин кадәр игътибарлы булырга чакыра. Шулай ук күп кенә автомобильчеләр өчен юлда мотоциклчы пәйда булуы көтелмәгән хәл була. Дәүләт автоинспекциясе юлда барганда барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип искәртә.