Рушан Аббясов Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасының яңа составына керде
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан Аббясов Мәскәү өлкәсе Иҗтимагый палатасының яңа составына керде. Кандидатлар исемлеген төбәк губернаторы Андрей Воробьев раслаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, иҗтимагый палата — консультатив киңәшмә органы, ул гражданнар җәмгыяте һәм дәүлә арасында иҗтимагый диалог үсешенең өчен мөһим инструмент булып тора.Иҗтимагый палата составына табиблар, спортчылар, эшмәкәрләр һәм сәнәгатьчеләр, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, башка өлкә вәкилләре керә. «Иҗтимагый палатаның яңа составы гамәлдәге проектларны үстерүне дәвам итәчәк һәм Мәскәү өлкәсе һәм аның халкы өчен яңа проектларны башлап җибәрәчәгенә ышанам», — диде мөфти Рушан Аббясов.