Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында «Әлбәден» фестивале ачылды
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Брест крепостеның легендар сакчысы — Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында «Әлбәден» фестивале башланды. Татарстанның Питрәч районы Әлбәден авылында өченче сугыш уеннарын ачу тантанасы булды.
«Вакыйгаларны торгыза торган реконструкция фестивальләре дөреслек үлчәме булып тора һәм алар чынлыкта булган вакыйгалар турында сөйли», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева фестиваль ачылышында. Фестиваль барышында халык игътибарына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары реконструкциясе тәкъдим ителде. Биредә махсус декорацияләр — Брест крепостеның Көнчыгыш форты, Гаврилов капониры һәм Кобрин капкалары, окоплар һәм блиндажлар күчермәләре төзелгән. Вакыйгалар Россия һәм Беларусь хәрби-тарихи клублары катнашында торгызылачак. Реконструкцияләрдә 250дән артык реконструктор, 30 берәмлек хәрби техника һәм авиация җәлеп ителгән.