Роспотребнадзор: Ковидка каршы прививка ясатканчы, аллергиядән дарулар эчәргә ярамый
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Ковидка каршы вакцинация ясатыр алдыннан яки ясатканнан соң ук аллергиядән препаратлар кабул итәргә ярамый дип белдерде Роспотребнадзор.
РИА Новости язганча, антигистамин препаратлар организмның прививкага реакциясен (температура, укол урынында авырту) киметми. Әмма, алар вируска каршы иммунитет формалашуга тискәре йогынты ясарга мөмкин.
«Мондый „медикаментоз“ әзерлек кирәкми. Алай гына да түгел, ул зыян да салырга мөмкин. Күптән түгел уздырылган тикшеренүләр күрсәткәнчә, антигистамин препаратлар кабул итү вакцинациядән соң иммунитет барлыкка килүгә тискәре йогынты ясарга мөмкин», — диелә хәбәрдә.
Бары тик вакцинация вакытында табиб билгеләгән дәвалау курсы узучы кешеләргә генә аллергиягә каршы препаратлар кабул итәргә ярый.