Татарстан һәм Югра Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру планын имзалады
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Манси автономияле округы — Югра губернаторы Наталья Комарова Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзалады.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа документ бергә эшләү өчен «юл картасы» булачак.
Документ бүген Казан Кремлендә имзаланды.
Соңгы елларда төбәкара товар әйләнеше 5,9 млрд. сум дәрәҗәсендә теркәлгән.
Документ кысаларында сәнәгать һәм сәүдә, машина төзелеше һәм башка тармакларда хезмәттәшлек күздә тотыла. Бу шул исәптән йөк һәм пассажир газ-мотор техникасы белән тәэмин итү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең хезмәттәшлеген киңәйтү, Татарстаннан халык кулланышы товарлары белән тәэмин итүне арттыру, диелә хәбәрдә.