Казан мэриясендәге хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырыла
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан мэриясендәге хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырылачак. Дәресләр ике дәрәҗәгә бүленеп укытылачак.
«Муниципаль хезмәткәрләр татар телен аз белә дип әйтәбез. Бик күпләр татарча белә икән, гаҗәпләндем. Тел актив кулланылмый гына. Шунлыктан, татар теле курсларын оештырып җибәрергә ниятләдек», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Татар теле укытучысы Рашат Якупов әйтүенчә, дәресләр ике дәрәҗәгә бүленә: татар телен бер дә белмәгәннәр өчен һәм татар телен белгән, ләкин камилләштерергә теләүчеләр өчен. «Дәресләрнең кайчан башланачагы соңрак билгеле булачак», — диде ул.
«Соңгы ике айда Казан башкарма комитеты һәм Татарстанда эшләүче төрле түрәләр татарча өйрәнергә теләүләре турында әйтә, „безгә репетитор кирәк“ дип мөрәҗәгать итә. Димәк, ихтыяҗны күрәләр», — дип сөйләде Рашат Якупов.