Переведенцев: Июнь ахыры һәм июль башы Казанда салкын булачак
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Июнь ахыры һәм июль башы Казанда салкын булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. «Якындагы декада салкынча булачак, июнь ахырында һәм июль башында уртача температура нормадан өч яки дүрт градуска түбән булачак. Татарстан башкаласында уртача температура 16 градус булуы фаразлана, ә норма буенча 19-20 градус булырга тиеш», — диде метеоролог. Хәзер төбәккә төньяктан салкын һава агымы килә. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, җәйнең икенче ае башында бераз җылытачак. Шулай итеп, 2 июльдә, көндез Казанда 23 градуска кадәр җылытачак. Әмма уртача һава температурасы нормадан биш градуска түбән булачак. Казан федераль университеты профессоры Татарстанда янә эссе һава торышы кайчан булачагын әйтә алмады. Әмма ул июль башында тотрыклы җылыта башлаячагына өметләнүен әйтте.