Наил Мәһдиев: Чаллыда тавыш бирү барлык саклану чараларын да исәпкә алып оештырылды
(Чаллы, 26 июнь, «Татар-информ»). Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул 23нче мәктәптә ачылган сайлау участогында тавыш биргән.
Автошәһәр башлыгы плебисцитны оештырганда коронавирус пандемиясе шартларында куркынычсызлык чараларына басым ясалуын әйтте.
Чаллыда 173 сайлау участогында тавыш бирү оештырылган, алар 25 июньнән 1 июльгә кадәр 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Һәр сайлау участогында, сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, тавыш бирүдә катнашучы гражданнар өчен дә шәхси саклау чаралары күрелгән. Битлек, перчатка, дезинфекцияләүче чаралар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар әзерләнгән. Кабинага кергәндә, кешеләр куллары белән орынмасын өчен, пәрдәләр салдырылган. Документлар тапшыру шулай ук элемтәсез юл белән башкарыла.