Владимир Путин Россиядә Covid-19 эпидемиясе чигенә башлавы турында әйтте
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе пандемиясе акрынлап чигенә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» гомумроссия ярдәм акциясендә катнашучылар белән онлайн-очрашу вакытында белдерде. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә. «Хәзер эпидемия чигенә һәм волонтерлар өчен эш күләме акрынлап кими башлый. Сез, чыннан да, үз эшегезне намус белән башкардыгыз. Сезгә тагын бер кат рәхмәт әйтергә мөмкин», — диде Путин акциядә катнашучылар белән әңгәмәдә. Президент сүзләренчә, пандемия кызган вакытта волонтерлар 3 миллионнан артык кешегә ярдәм күрсәткән, беренче чиратта — инвалидлар, каты авыртучылар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. «Волонтерлар инициативасын илебез бизнесы да, бөтенләй кечкенә компанияләр, әлбәттә, эре шәхси һәм дәүләт корпорацияләрен дә актив хуплады. Минемчә, 1 млрд 800 млн сум җыйдык», — дип өстәде дәүләт башлыгы. Владимир Путин волонтерларны, шулай ук студентларны, мәктәп укучыларын һәм яшь белгечләрне якынлашып килүче Яшьләр көне белән чын күңелдән котлады. «Без бергә» үзара ярдәм акциясе 2020 елның март ахырында башланды. Аны Гомумроссия халык фронты һәм волонтерлар оешмалары оештырды. Акция өлкән һәм аз хәрәкәтле гражданнарга, шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.