Чирмешәндә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча ике мең кеше тавыш биргән
(Чирмешән, 26 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирү башланды. 25 июньнән 30 июньгә кадәр алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланып, Чирмешән районында 1954 кеше сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Районда исемлектә 1211 сайлаучы теркәлгән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урнашкан участокта беренче көнне үк 162 сайлаучы бюллетень алган.
Участокка килүчеләргә ручка, битлек, пирчатка бирәләр, тән температурасын үлчиләр. Район территориаль сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, 27-30 июнь көннәрендә дә алдан тавыш бирергә була, ә референдум 1 июльдә узачак, Сайлау участоклары 08:00- 20:00 сәгатьләргә кадәр эшләячәк.