Ютазы мәктәбе директоры «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе белән бүләкләнде
(Ютазы, 26 июнь, «Татар-информ», « Ютазы таңы», Илмира Галиева). Казан шәһәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татарстан — Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Vlll съезды узды. Анда Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Съездда Әнис Ямалетдинов «Татарстан — Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең контроль комиссиясе составына сайланды.