Татарстан кешесе Нократ елгасында су коенганда батып үлгән
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат Нократ елгасында су коенганда батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Алабуга районы Олы Шүрнәк авылыннан ерак түгел Нократ елгасында 57 яшьлек ир-ат батуы турында хәбәр килгән.
Һәлакәт урынына 2нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар су төбеннән ир-атның мәетен алып, ярга алып чыккан. Һәлакәт сәбәпләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаячак.