Табиб үзизоляциядән соң иммунитетны ныгыту ысуллары турында сөйләде
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Үзизоляция режимы аркасында төшкән иммунитетны режимны саклау, балансланган туклану һәм уртача физик йөкләнеш белән торгызып була. Бу хакта Медик-биологик проблемалар институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, иммун системасының физиология лабораториясе мөдире Сергей Пономаревка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Имунореактивлыкны саклау өчен баланслы туклану, уртача физик йөкләнеш, хезмәт һәм ял режимын нормальләштерү, җиде сәгатьтән дә ким булмаган йокы һәм, әлбәттә, уңай фикерләү тәкъдим ителә», — диде Сергей Пономарев.
Галимнәр психологик стресс, гиподинамия, йокы-уяулык режимын үзгәртү, антиген йөкләнешен киметү организмның иммун сакланышын бозуга китерергә мөмкин булуын ачыклаган.
Белгеч сүзләренчә, иммун системасының эшчәнлеген бозуда төп рольләрнең берсе психологик стресс уйный. Ачыклык кертү өчен киңәйтелгән иммунологик анализ кирәк. Әмма иммунитетның кимүен турыдан-туры булмаган билгеләр буенча да күрергә мөмкин. Мисал өчен герпес чыгу да моңа дәлил булып тора, дип аңлатты Сергей Пономарев.
