Киләсе атнада Татарстанда җылытачак
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Иртәгә, 15 июньдә республикада температура күтәрелә башлый. Төнлә һава температурасы +3...+8 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез +19,+24 градус җылы булачак. Алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми диярлек. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төбәк буенча урыны белән томан төшәчәк. Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, көннәр җылытачак. Сишәмбе, 16 июньдә, төнлә һава температурасы 7-12 градус, көндез 22-27 градус җылы булачак. Явым-төшем юк диярлек. Чәршәмбе, 17 июньдә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында секундына 15-18 метр тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр җылы булачак, көндез - +23...+28 градус.