Казанда социаль дистанцияне өчпочмак белән үлчи башладылар
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Казандагы кафеларның берсендә социаль дистанцияне 15 өчпочмак белән үлчәүне сорыйлар. Фото социаль челтәрдә чыкты. «Зинһар өчен, дистанцияне 15 өчпочмак — 1,5 метр саклагыз», диелгән хәбәрдә. «Татар-информ» агентлыгы озак вакыттан соң Татарстан башкаласында кафе һәм рестораннарда җәйге верандалар ачылуын хәбәр иткән иде.