Россиядә коронавирус йоктыручылар саны кимүе күзәтелә
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары 13 процентка арткан. Узган атнада 15 процент булган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
8 июньнән 14 июньгә кадәр штаб коронавирус йоктыруның 61 291 очрагы турында хәбәр итте. Бу узган атнага караганда бераз азрак. Ул вакытта Россиядә барлыгы 61 830 очрак ачыкланган.
Бер тәүлектә инфекция йоктыручылар саны 2 проценттан 1,8 процентка кадәр кимегән.
Узган атнада Россиядә тагын коронавирус диагнозы куелган 53 319 пациент сәламәтләнгән. Алдагы чорда андыйлар 54 848 кеше иде.
Штаб мәгълүматлары буенча, үлүчеләр саны 1 089 кешегә арткан. Илдә үлем очракларының шартлы күрсәткече 1,25 проценттан 1,31 процентка кадәр арткан.