Пульмонолог үпкәләрне коронавирустан соң савыктыру срогын әйтте
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан соң үпкәләрне савыктыру өчен берничә ел яки аннан да күбрәк вакыт кирәк булырга мөмкин. Бу хакта Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты профессоры, пульмонолог Александр Карабиненко сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. «Коронавирус инфекциясе белән авыргач, үпкәләрдә башка ялкынсыну авыруларыннан соң булган кебек фиброз үзгәрешләр күзәтелә. Кешеләрдә структур үзгәрешләре бара, алар озак вакытлы тернәкләндерү таләп итә», — диде белгеч. Шул ук вакытта, белгеч сүзләренчә, процесс дуңгыз гриппы белән авырган вакыттагы кебек озак вакыт таләп итәргә мөмкин. «N1H1 дуңгыз гриппыннан соң фиброз үзгәрешләр 1,5-2 ел дәвам иткән. Кайбер кешеләрнең үпкәләре әлегә кадәр савыкмаган», — диде ул. Моннан тыш, сулыш гимнастикасы һәм сәламәтлекне ныгытучы режим тыелмавын, әмма зарарланган органны тернәкләндерү темпы пациентның шәхси үзенчәлегенә бәйле булуын искәртте.