Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июньдә, төнлә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Метеорологларның беренчел фаразлары буенча, республика элеккечә төньяк антициклон йогынтысында булачак. Антициклон салкыннар алып килүгә карамастан, синоптиклар һава температурасы 19-24 градуска кадәр акрынлап күтәрелер дип көтә.