Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Татарстанда күп фатирлы меңнән артык йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган

0
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан башка) гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метр булган 1 064 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. «Программаның финанслар күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум», — диелә хәбәрдә. Алексей Фролов мәгариф объектларындагы капиталь төзекләндерү турында сөйләде. 11 июньгә 36 объектның 34ендә эш бара, ике объектта эшләр төгәлләнгән. Планлаштырылган өч коррекцион мәктәптә дә капиталь төзекләндерү эшләре бара. 87 мәктәпкәчә белем бирү оешмасының 84ендә капиталь ремонт бара, өч объектта эшләр беткән. Шулай ук министр урынбасары гомуми белем бирү һәм коррекцион мәктәпләрдә, ресурс үзәкләрендә, уку корпусларында һәм тулай торакларда капиталь ремонт барышы турында да сөйләде. Республикада 21 спорт объектында, 6 балалар сәламәтләндерү лагерендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Республикада  8 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак, мәдәният объектларында, ындыр табакларында, ат, сыер фермаларында капиталь ремонт бара. Машина-трактор паркларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларына, ветеринария берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе биналарына, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары (советлары) биналарына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, муниципаль архивларга капиталь ремонт программалары гамәлгә ашырыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган урманчылыкларның биналары төзекләндереләчәк, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе биналарына ремонт ясау дәвам итә. Шулай ук ТР газлаштыру фондының берничә программасы тормышка ашырыла.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net