Уфада Башкорт филармониясенең элекке солисты Чулпан Хөсәенова вафат булган
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Уфада Башкорт дәүләт филармониясенең элекке солисты Чулпан Хөсәенова 43 яшендә вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Чулпан Хөсәенова соңгы елларда М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында гример-постижер булып эшләгән. Коллегалары әйтүенчә, ул өендә үлгән, соңгы вакытларда йөрәге авыртуга зарланган булган. Чулпан Хөсәенованың кызы ятим калды.
Чулпан Хөсәенова Уфа сәнгать училищесын һәм Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Тамашачылар аны сөйләм жанры артисткасы, концертлар алып баручы, эстрада төркемнәре солисткасы буларак белә.
Хушлашу 11 июньдә, 10:00 сәгатьтә Свердлов урамы, 47 йортта булачак.
«Чулпан Хөсәенованың әтисе — Башкорт драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәеновның, шулай ук туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», — диелә агентлык хәбәрендә.