Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтте
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Төнлә һәм иртән Татарстанда көчле җил булачак, урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез һәм кич урыны белән яшен, җил, бозлавык көтелә. Тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.