Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Атказанган укытучы: Без роботлар әзерләмибез — «Мәгариф»

0

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф»). Татарстанның атказанган укытучысы, Казан шәһәре 4 нче гимназия-интернатның туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Садыйкова онлайн-укыту турында фикерләре белән уртаклаша. Тәрбия һәм белем бирүдә төрле технологияләргә, үзгәрешләргә, яңа ачышларга һәрвакыт әзер торган укытучыларга бу дистанцион укыту артык зур «күчеш чоры» булмаса да, әти-әниләр, укучылар аны яңалык буларак кабул итте. Яңалык белән бергә төрле сынаулар да булырга мөмкин. Менә шул сынаулар барыбызга берьюлы килде дә инде. Бер яктан карасаң, онлайн уку режимы укучыларга да, укытучыларга да ошый. Эшкә барып-кайтып юлга вакыт сарыф итәсе дә юк, бу яктан отабыз кебек. Транспорт, ягъни юл чыгымнарын исәпкә алсак, кесәдә запас акча да кала әле. Укытучыларның дәрескә әзерләнүенә килсәк, монысы тагын да кызыклырак, һәрберсе иҗади якын килеп эшли. Мәсәлән, без үзебез төрле электрон платформалардан файдаландык. Zoom аша видеоконференцияләр үткәрдек, укучыларыбызның йөзләрен күреп, үзара аралашу мәктәптәге тере аралашудан ким түгел. Дәресләр үткәргәндә, темаларны, аның эчтәлеген кызыксындырырлык итеп, җентекләп аңлатасың. Мәсәлән, спектакльләрдән өзекләрне беркетәбез, төрле язучылар турындагы телевизион тапшырулардан өзекләр бирәбез, видеофрагментлар файдаланабыз. Бу укучыларга искиткеч күп мәгълүмат бирә. Әле хәтта һәр укучыга иҗади якын да килергә тырышасың. Һәр нәрсәнең уңай ягы да, тискәре ягы да булган кебек, дистанцион укытуның да кимчелекле яклары юк түгел. Бу уку әти-әниләрнең дә «кул-аягын бәйләде», дисәк тә ялгыш булмас. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары әти-әни ярдәменнән башка, үзлегеннән компьютерга кереп, биремнәрне үтәп, аны сайтта беркетә алмый. Гаиләдә берничә бала, шуның өстенә әни яки әти дә укытучы булсалар, димәк, ноутбукка чират, дигән сүз. Мәктәптә дә эленке-салынкы гына йөргән укучыларга мондый төр укыту аларның белем алуга кызыксынуын арттыра, димәс идем. Бу укуга булган салкын карашны арттыра гына. Дистанцион укыту буенча күп кенә әти-әниләр һәм укучыларның да фикерләрен ишетергә туры килде. «Мондый укытуда тере аралашу юк. Аралашу булса да, укытучы белән кара-каршы, күзгә-күз аралашуга җитми инде. Теманы аңлатканда, безгә дә кыенлыклар тудыра, ” — диләр әти-әниләр. Физика-химия кебек фәннәрне укытуда да дистанцион укыту үз кыенлыкларын тудыра. Лаборатор эшләр, химик элементлар белән төрле тәҗрибәләр ясауны күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлек ягын уйласак та, аның тискәре яклары барлыгы күңелне борчый. Хәзерге заман балаларының күрү сәләте болай да түбән. Бүгенге көндә, көннәр буе иелеп, ноутбук артында утырган укучыларныкы гына түгел, ул укытучыларда да эзсез узмый. Дистанцион укыту турында хезмәттәшләребез белән дә фикер уртаклашып торабыз. Әйтик, үзебезнең 4 нче гимназия-интернатның директор урынбасары Ләйсән Садыйк кызы Минһаҗева менә нәрсәләр ди: — Укытучылар өчен уңай яклары бик күп. Мәсәлән, авыр үзләштерүче укучыларга, сәләтлеләргә яки инклюзив укытуда булганнарга аерым биремнәр өстендә эшләргә мөмкинчелек зур. Проект эшләрен эшләтергә дә уңай. Укытучы үзенең индивидуаль планы белән эшли ала. Укучыларга төрле форум, чатлар аша индивидуаль консультацияләр биреп була, дистанцион укыту сайты объектив билге куя. Тискәре яклары, минемчә, менә нәрсәдә: дәрес әзерләү өчен, күп вакыт кирәк, укытучы һәрвакыт укыту поцессы эчендә «кайный», интернетка бәйле, тагын әле мәгълүмати-компьютер технологияләрен белеп бетермәү дә авырлыклар тудыра. Укучыларда үздисциплина дигән нәрсә юк. Мөстәкыйль әзерләнү өчен укучыга күп материал белән танышырга туры килә, гаджетларның, ноутбукларның син теләгәнчә булмавы да тиешле белем алуга комачаулык итә. Мәскәү районы 17 нче гимназиянең директор урынбасары Рамилә Әгъзам кызы Абдуллинаның фикере шулай ук кызыклы: — Мин бу укытуга 50×50 дип карыйм, ягъни 50% яхшы, 50% начар якларын билгелим. Үзлегеннән теләп, яхшы укыган, омтылышлы укучыга, бигрәк тә мотивациясе булган югары сыйныф укучыларына бик уңай болай уку. Укучыларның белемнәрен дә онлайнда төрлечә, мәсәлән, тест, проект һ. б. тикшерергә була. Әмма мондый укыту укытучыга канәгатьлек хисе бирми, без бит роботлар әзерләмибез, тере аралашу юк. Укытучы белем генә түгел, тәрбия дә бирә бит әле. Читтән торып кына укучының күңеленә кереп, аңа якын килеп, тиешле тәрбияне җиткерә алмыйбыз. Гомумән, киләчәктә мәктәпләрдә дистанцион укуга күчү булса, моңа әле безнең балалар да, әти-әниләр дә әзер түгел. Киров районы 3 нче гимназиянең татар теле укытучысы Гөлсинә Солтан кызы Садыйкова исә, бу укучыларга интернет аша ачылган электрон дәреслекләр, төрле энциклопедияләр күп төрле мәгълүмат белән эшләргә мөмкинлек тудыра. Нинди дә булса бер юнәлеш буенча үз белемен тирәнәйтүдә, белем алуга омтылыш тәрбияләүдә уңай яклары шактый, дигән фикердә. Әмма шул ук вакытта бу рәвешле укытуның тискәре якларын ул күбрәк тә күрә. -Техник сәбәпләр аркасында, барлык укучылар да дәрескә бер үк вакытта керә алмаска, яисә кергәч тә «өзелеп» чыгып китәргә мөмкин. Интернет аша баланың күңел халәтен аңлап бетерә алмыйсың, — ди ул. — Киләчәктә бу укытуны мәктәпләргә кертүне күз алдыма да китерә алмыйм. Киләчәк буынны белемле, зыялы итеп мәктәпләрдә тере аралашу булган очракта гына тәрбияләп була. …Әйе, һәркемнең үз фикере, әлбәттә. Ә без һәр яңалыкны кабул итәргә, үзләштерергә, белем бирү һәм тәрбия процессында аны кулланырга тиешбез. Быелгы шушы дистанцион укытуда искиткеч күп интернет ресурсларны кулланып, үзебездә күнекмәләр булдырган бу тәҗрибәне киләсе уку елларында да дәвам итәрбез. Баштарак катлаулы булып тоелса да, моңа барыбыз да ияләндек. Ни генә булса да, белем алу процессы тукталмады. Уку елын уңышлы гына тәмамладык.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день


Спорт в России и мире
Москва

«Торпедо» объявило об уходе хоккеистов Кручинина, Бауи и Малова


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Названы победительницы матчей Рыбакиной и Путинцевой за четвертьфинал турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В 2024 году исполняется 140 лет созданию в Москве первой общедоступной публичной бесплатной библиотеки





Путин в России и мире
Москва

Собянин: к 2030 году на долю Москвы придется 35–40% туристов в России


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил о желании построить в Белоруссии вторую АЭС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Антонина Арталевская

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week



Москва

РЕН ТВ: в Москве шестилетний сын спас мать, впавшую в кому

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net