Иртәгә Татарстанда яшен һәм томан көтелә
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). 8 июньдә төнлә һәм иртән Татарстанда томан төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометорология үзәге хәбәр итте. Иртәгә көндез һәм төнлә яшен булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. 8 һәм 9 июньдә төнлә 11-16 градус җылы, көндез 22-27 градус җылы булыр дип фаразлана.