Әлки районында йөзү бассейны эшли башлады
(Әлки, 7 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Коронавирус чире таралудан сакланып, Әлки районының «Ләйсән» йөзү бассейнын берничә ай ябып тордылар. Менә бассейн акрынлап йөзәргә яратучыларны кабул итә башлаячак.
Әлегә биредә берьюлы ике тренер һәм ике яшь спортчы гына шөгыльләнә ала. Бу ватерполчы малай һәм кызларның спорт күнекмәләрен ныгыту өчен эшләнә.
Бассейн җитәкчесе Айтуган Вафин әйтүенчә, биредә инфекция таралуга каршы барлык саклану чаралары кулланыла. Суның сыйфаты әйбәт. Алга таба коенырга теләүчеләрне дә чикле санда кабул итәргә планлаштырыла.