Әлмәт театры заманча драматургия әсәрен кую өчен грант откан
(Әлмәт, 7 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт татар дәүләт драма театры Россия мәдәният фонды грантын алачак. Заманча драматургиягә ярдәм итүче бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре турында хәбәр Фондның рәсми аккаунтында чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Россия мәдәният фонды Заманча драматургиягә ярдәм итү бөтенроссия конкурсын яшь иҗатчыларга булышу максатыннан оештырган.
2020 елда Россия мәдәният фонды грантын җиде спектакль алачак. Алар арасында Камал театры һәм Әлмәт театры бар. Камал театры яшь драматург Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?..» пьесасы буенча спектакль куя. Режиссеры — театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Әлеге пьеса «Яңа татар пьесасы» конкурсы лауреаты. Әлмәт театрында Алмаз Садриев «Ак/соры бүре» бәби спектакле куячак.